+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Биш көндә ковидтан беренче үлем теркәлде...

Коронавирусның яңа дулкыны килерме?

Биш көндә ковидтан беренче үлем теркәлде...Биш көндә ковидтан беренче үлем теркәлде...
Биш көндә ковидтан беренче үлем теркәлде...

Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 134 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Барлыгы пандемия башыннан республикада бу инфекция 286 425 кешедә теркәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 161 пациент инфекция белән көрәшә. 744 якташыбыз амбулатор дәвалана.
Пандемия башыннан алып 279 900 башкортстанлы ковидтан савыкты. Бер тәүлектә 128 кеше инфекцияне җиңгән, бер кеше савыга алмаган. Бу — соңгы биш көндә беренче үлем очрагы. Башкортстанда ковид корбаннары 5620гә җитте.
Республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналау дәвам итә. Беренче компонент белән барлыгы 2 608 183 (бер тәүлектә 15 446) кеше вакциналанган, ике компонентны да 2 469 624 (бер тәүлектә 14 934) кеше алган.
Белгечләр май бәйрәмнәреннән соң коронавирус белән авыручылар санының бераз артачагын фаразлый, чөнки ел башында “омикрон” белән авырып савыкканнарның иммунитеты бераз төшә башлады.
Берәр айдан инфекциянең яңа дулкыны килү мөмкинлеген дә инкарь итми белгечләр.

Фото: spb.mk.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас