+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Талпан инфекцияле булса, нишләргә?

Кызганычка каршы, талпан аша кешегә куркыныч авырулар йогарга мөмкин. Хәвефне кисәтү өчен талпан кадалган очракта нишләргә кирәген белергә кирәк.  

Талпан инфекцияле булса, нишләргә?
Талпан инфекцияле булса, нишләргә?

Сезгә кадалган бөҗәктә талпан энцефалиты вирусы ачыкланса, гамәлләр алгоритмы мондый:
«Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең лабораториясендә тикшерүнең язма нәтиҗәсен алырга.
Талпанга каршы иммуноглобулин кертү өчен тикшерү нәтиҗәсе, паспорт һәм медицина страховкасы полисы белән яшәү урыны буенча травмпунктка мөрәҗәгать итәргә.
Әгәр сез шәһәрдән читтә һәм травмпунктка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән:
Талпанны тикшерү нәтиҗәсен «Башкортстан Республикасында гигиена һем эпидемиология үзәге»нең вирусология лабораториясе хезмәткәре сезнең электрон почтагызга (ватсапка) һәм Башкортстан Республикасының үзәк район дәваханәсенең электрон почтасына юллый.
Сезгә ашыгыч иммунопрофилактика алу өчен дәваханәнең кабул итү бүлмәсенә паспорт һәм полис белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шунысы мөһим: талпан тешләгәннән соң аны 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча тикшерүгә тапшырырга кирәк.
Иммуноглобулин талпан кадалганнан соң дүртенче көннән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.
Теләк буенча 12 көннән IgМ классындагы антитәнчекләргә кан тапшыра аласыз.

Сезгә кадалган бөҗәктә Боррелиоз (Лайм авыруы) ачыкланса, гамәлләр алгоритмы мондый:
«Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең лабораториясендә тикшерүнең язма нәтиҗәсен алырга.
Антибиотиклар белән профилактика чаралары үтү өчен инфекционист яки терапевтка тикшерү нәтиҗәсе, паспорт һәм полис белән яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә.
Теләк буенча 21 көннән соң боррелияләргә антитәнчекләр булу-булмауга тикшерелү өчен кан тапшырырга була.
Талпан тикшерү өчен яраксыз икән, талпан йоктыра торган авыруларга антитәнчекләр булуга кан анализы тапшырырга киңәш ителә.
Талпаннан прививка булса, иммунитетның булуын һәм аның дәрәҗәсен белү өчен IgМ иммуноглобулиннарына кан тапшырырга кирәк.
Тикшерү нәтиҗәләрен сайттан белегез: sesufa.ru.
Сорауларны телеграмм каналда бирергә була: https://t.me/fbuz02.

Фото: portalzpp02.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: