-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Май бәйрәмнәрендә чирләп китсәгез...

Җиңү көненә багышланган бәйрәм көннәрендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү оешмаларының эше түбәндәге режимда оештырылачак:

Май бәйрәмнәрендә чирләп китсәгез...
Май бәйрәмнәрендә чирләп китсәгез...


- 2022 елның 7 маенда - шимбә графигы буенча. - 08: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр. Чакыруларны кабул итү (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр;
- 2022 елның 8 мае - ял көне;
- 2022 елның 9 мае - бәйрәм көне;
- 2022 елның 10 маенда - шимбә графигы буенча - 08: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр. Чакыруларны кабул итү (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр.

2022 елның 7, 10 маенда COVID инфекциясеннән 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Башкортстан халкын иммунизацияләү фельдшер-акушерлык пунктларында, шул исәптән мобиль, авыл табиблык амбулаторияләрендә һәм участок хастаханәләрендә, медицина оешмасының баш табибы тарафыннан расланган эш графигы нигезендә тәэмин ителәчәк.

2022 елның 7, 10 маенда поликлиникада да, өйдә дә рецептлар буенча дару чаралары, дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары һәм медицина эшләнмәләре исемлеге кысаларында дару препаратларын, шулай ук «Башфармация» даруханә оешмаларының эш графигы буенча авыртуны баса торган препаратларны өземтә белән тәэмин ителәчәк.

7, 8, 9, 10 майларда Башкортстан Сәламатлек саклау министрлыгыны җитәкчелек составы, медицина оешмалары дежурлыгы оештырылачак. Яңа коронавирус йогышы булган пациентларга стационар шартларында койка резервы каралган, кирәкле дару препаратлары һәм кичектергесез стоматология ярдәме күрсәтү тәэмин ителәчәк.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: