Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә. «Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак.
Формалаштырылган бригадалар үз эшләрен алты зонада график буенча дәвам итәләр:
Уфа маршруты Кырмыскалы районында эшли башлаячак (5.05-6.05 Сихонкино авылында, 11.05-13.05);
Дуван маршруты Кыйгы районында эшли башлый (05.05-06.05 Арслан авылында, 11.05-13.05- Кандаковка авылында);
Нефтекама маршруты Мишкә районында эшли башлаячак (05.05 - Чурай авылында, 06.05 - Олы Сухояз авылында, 11.05 - Олы Шады авылында);
Октябрьский маршруты Шаран районында эшли башлаячак (05.05-06.05 - Яңа Юмаш авылында, 11.05 - Яңгул авылында, 12.05-13.05 - Юмадыбаш авылында);
Стәрлетамак маршруты Гафури районында эшли башлаячак (05.05 - Үтәкәй авылында, 06.05 - Бурлы авылында, 11.05 - Юллык авылында һәм 12.05-13.05 - Сәетбаба авылында);
Белорет маршруты Учалы районында эшли башлаячак (11.05-13.05 Миндәк авылында).
Барлык алты маршрут та график һәм планнар нигезендә торак пунктлар буенча хәрәкәт итә. 26 мобиль күчмә комплекс һәм 156 белгеч эшли.
Белгечләргә язылырга кирәкми – кабул итү «тере чират» тәртибендә алып барыла.
Фото: Башинформ