Билгесез кешеләр, телефоннан шылтыратып, үзләрен атап үтелгән федераль хезмәт хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар, имеш, сыйфатсыз дәвалаган яки дарулар һәм биоөстәмәләр сатып алган өчен компенсация тәкъдим итә. Акча алуда «ярдәм иткән» өчен алар акча түләргә куша һәм карта номеры бирә.
Федераль хезмәт хәтерегезгә төшерә:
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт контроль-күзәтчелек эшчәнлеге белән генә шөгыльләнә. Ведомство хезмәткәрләре акча таләп итә алмый.
Алдашу турында шик туганда полициягә яки Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан буенча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Телефон: 8 (347) 250-30-22
Электрон адрес: info@reg3.roszdravnadzor.gov.ru
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан
Фото: kpravda.ru