+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Янә өч гомерне өзде ковид...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 003кә җитте. Тәүлек эчендә янә 73 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Янә өч гомерне өзде ковид...
Янә өч гомерне өзде ковид...

Әле республика дәваханәләрендә 127 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 76 пациент 60 яшьне үткән.
17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
691 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 212 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 71 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 280 521.
COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 628гә җитте. Аларның 4 870е 60 яшьне узган булган.
15 кешегә пневмония диагнозы куелган. 24 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 620 935 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 105,5 проценты).
2 480 990 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 99,8 проценты).
7-10 майда 15 002 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 462 797.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 741 495е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 691 659 кеше алган.

"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 5 548е беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентын да 3 371 үсмер алган.

Фото: stolica-s.su

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: