+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген – Шәфкать туташлары көне

Авыруларны карау һәрвакыт кирәк булган һәм булачак. Бу изге һөнәрне сайлаган кешеләр дә соклануга лаек. Шәфкать туташлары көне ел саен 12 майда үткәрелә.

Бүген – Шәфкать туташлары көне
Бүген – Шәфкать туташлары көне

Бәйрәмнең тарихы ерак 1853 елдан, Кырым сугышы вакытыннан башлана. Англиядә Флоренс Найнтингел шәфкать туташлары штабын оештыра. Штабка кергән хатын-кызлар яралы солдатларга булыша, табибка операцияләр вакытында ярдәм итә. Шулай яңа һөнәр барлыкка килә.

1974 елда 141 илнең шәфкать туташлары киңәшмәгә җыела һәм үзләренең һөнәри бәйрәмен булдыра. 12 май юкка сайланмый, нәкъ бу көнне беренче шәфкать туташы Найнтингел туган.

Безнең илдә бу бәйрәм 1993 елдан башлап билгеләнә. Шул елда Русиядә Шәфкать туташлары ассоциациясе булдырыла. Шулай да шәфкать туташы һөнәренә Петр I үк нигез сала. Патша “Монахиняларны госпитальләргә билгеләү турында” Указга кул куйган була.
Екатерина II бу указны гамәлдән чыгара. 1860 елда табиб Михаил Пальцев җитәкчелектән хирургларга ярдәм итүче шәфкать туташлары штабы булдыру хакында сорый. Әлеге һөнәр берничә елдан - барлык хәрби госпитальләрдә, соңрак барлык поликлиника һәм дәваханәләрдә барлыкка килә.

Шәфкать туташлары көнендә дөньяның барлык илләрендә “түгәрәк өстәл”ләр, утырышлар, осталык дәресләре үткәрелә. Һөнәр белән бәйле мәсьәләләр тикшерелә. Шәфкатьле һөнәр ияләренә бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырыла.

Ә иң зур бүләк – Флоренс Найнтингел исемендәге премия. Медальдә шәфкатьлелек, яктылык һәм өмет символы булган яктырткыч тоткан хатын-кыз сурәтләнгән. Икенче ягында “Кешелек дөньясында соклану уяткан чын шәфкатьлелек һәм кешеләр хакында кайгырту өчен” дип язылган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: