+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һөнәргә гаҗәеп тугрылык!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Һөнәргә гаҗәеп тугрылык!
Һөнәргә гаҗәеп тугрылык!

"Бүген, Шәфкать туташы көнендә, минем #ЖЗЛ_Башкортстан рубрикасында - Шаран районыннан искиткеч династия. Валентина Васильевна Батырбаеваның һәм аның кызы Натальяның гомум стажы – 70 ел! Шәфкать туташлары эше алар өчен һөнәри осталыкка һәм гаилә эшенә әверелде.

1975 елдан пенсиягә чыкканчы 46 ел Валентина Васильевна педиатрия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләде. Валентина Батырбаеваның кызы Наталья Карманова 1998 елдан бирле Шаран район дәваханәсендә эшли. Физиотерапия кабинетында, терапия бүлегендә, шәфкать туташы булып эшли. Хәзер паллиатив медицина ярдәме бүлегендә хезмәт сала.

Һөнәргә менә шундый гаҗәеп тугрылык!

Валентина Васильевнаны, Наталья Абдуляновнаны һәм барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!" - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: