+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

33 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, алтысы вафат...

Республикада ковид корбаннары янә арта башлады. Яңа дулкын якынлашамы?  

33 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, алтысы вафат...
33 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта, алтысы вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 123кә җитте. Тәүлек эчендә янә 61 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 163 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 93 пациент 60 яшьтән өлкән.
33 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
559 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 178 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 49 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 280 764.
COVID-19 янә 6 якташыбызның гомерен алып китте.
Республикада ковид корбаннары 5 637гә җитте. Аларның 4 873е 60 яшьне узган булган.
21 кешегә пневмония диагнозы куелган. 29 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 633 673 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 106 проценты).
2 490 043 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 100,2 проценты).
Бер тәүлектә 10 977 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 470 969. э
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 746 650се беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 695 638 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 5 674е беренче компонент белән прививка ясаткан, 3 858е ике компонентны да алган.

Фото: games.mail.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: