+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халык сәламәтлеген кайгыртып

"Сәламәт республика — сәламәт төбәк" акциясе Башкортстан буенча эшен дәвам итә.

Халык сәламәтлеген кайгыртып
Халык сәламәтлеген кайгыртып
"Сәламәт республика — сәламәт төбәк" акциясендә күчмә сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең, Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре катнаша.
Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар кергән.
Әлеге акция барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел медицина ярдәме алалачак.
Акция башланганнан бирле бүгенге көнгә 8 582 кеше каралган. 6 267 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 4 136 флюорография, 2 131 маммография.
822 кешенең канда глюкозаның, 809 кешенең кандагы холестеринның югары дәрәҗәсе, 1 196 кешенең кан басымы югары, 727 кешенең артык авырлыгы ачыкланган.
744 кешедә авыру ачыкланган, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары – 509, 44 кешедә яман шешкә, 189 кешедә - шикәр диабетына, ике кешедә туберкулезга шик булуы билгеле.
Авыруга шик булган яки авырулары ачыкланган барлык гражданнар да диагнозны ачыклау өчен тикшеренүләргә һәм дәвалауга җибәрелгән һәм контрольгә алынган.

 
 
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: