Әле республика дәваханәләрендә 151кеше коронавирустан дәвалана. Алар арасында 95 пациент 60 яшьне үткән.
30 якташыбызның хәле авыр дип бәяләнә.
504 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 182 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 44 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 280 942.
COVID-19 тагын өч якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 643кә җитте. Аларның 4 873е 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 14 кешегә пневмония диагнозы куелган. 28 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: stolica-s.su