+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа һәм заманча

Краснокама районында фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.

Яңа һәм заманча
Яңа һәм заманча

Краснокама районында соңгы ике елда бик күп авыл биләмә­ләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Алар заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары бар, авыл халкы алардагы медицина хезмәтләндерүеннән бик канәгать. Шушы көннәрдә Яңа Каенлык авылында яңа ФАП ачылды.

Ул социаль-мәдәният үзәгенең беренче катында урнашкан. Элеккесе узган гасырның 80нче елларында төзелгән бер катлы агач бинада урнашкан иде. Әмма ул бик нык искергәнлекән, хәтта 2009 елда үткәргән капиталь ремонт та ярдәм итмәгән. Шунлыктан район башлыгы һәм авыл советы социаль-мәдәни үзәктән ФАП өчен бүлмә бүләргә дигән карарга килә. Берничә ай фельдшер пункты ачыласы бүлмәләрдә ремонт эшләре барды, бина санитар нормаларга һәм заман таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерелде. Хәзер биредә иркен, кабул итү, укол ясау, карау-тикшерү бүлмәләре бар. Авыл халкы җылы, якты бинага бик шат.
Кырык елдан артык авылдашларына медицина ярдәме күрсәтүче Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре Фәйрүзә Шәрифуллина да яңа шартлардан канәгать. Ул инде лаеклы ялга чыкса да, яраткан эшен дәвам итә. Фәйрүзә Әбүдәр кызы тудырылган шартлар, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен авыл биләмәсе җитәкчеләренә, район хакимиятенә бик рәхмәтле.
— Биредә 454 кеше хезмәтләндерелә, шуларның 111е — балалар. Яңа ФАП мәктәпкә дә, балалар бакчасына да бик якын. Ялга китәрменме дигән идем дә, мондый шартлар тудырылгач, бераз эшләми булмый инде! — дип елмая Фәйрүзә Шәрифуллина.
Яңа ФАПны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин катнашты. Ул җыелган халыкны яңа медпункт белән котлады һәм принтер бүләк итте.
— Хәзер медицина үзәкләрендә барысы да компьютерлаштырылган, шунлыктан бүләккә принтер сорадылар. Рәхим итеп алыгыз! — диде ул. — Без биредә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачыйкмы, дип тә уйладык, тик әлегә шушы вариантта тукталдык. Ремонт эшләрен башкаргач, бик яхшы, уңайлы пункт килеп чыкты. Шулай булса да, бирегә сирәк килергә туры килсен сезгә! Районда фельдшер-акушерлык пунктлары, фельдшерлар белән тәэмин ителү дәрәҗәсе яхшы, дөрес, ремонт-төзелеш эшләрен көткән берничә медпункт бар, алар да хакимиятнең игътибар үзәгендә. 2025 елга кадәр берничә модульле ФАП ачу плалнаштырылган. Күрелүче чараларның нәтиҗәсе булыр, авылларда халыкка медицина хезмәте сизелерлек яхшырыр, дигән ышанычта калабыз, — диде чыгышында Рөстәм Марат улы.
Авыл халкы медицина учреждениесенең эченә үтеп, монда тудырылган шартлар белән танышты.
— Мин, кызганычка каршы, медицина учреждениеләренең еш кунагы, — ди пациентларның берсе Марселя Ибраһимова. — Әле кан басымы уйный, әле шикәр күтәрелеп китә. Фәйрүзәнең беркайчан да канәгатьсезлек күрсәткәне юк кешегә, һәр пациентны туганыдай кабул итә, карый, уколын ясый, шикәрне, кан басымын тикшереп кенә тора. Авылда шушындый уңайлыклар тудырылган өчен бик шатбыз, — ди 73 яшьлек ханым.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: