+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 309га җитте

Тәүлек эчендә янә 60 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 309га җитте
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 309га җитте

Әле республика дәваханәләрендә 160 кеше коронавирус белән көрәшә, алар арасында 92 пациент 60 яшьне үткән.
29 якташыбыз авыр хәлдә.
526 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 178 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 38 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 280 980.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән.
Барлыгы коронавирус инфекция се 5 643 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 873е 60 яшьне узган булган.
13 кешегә пневмония диагнозы куелган. 22 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 645 409 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 106,5 проценты).
2 494 699 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 100,4 проценты).
13-15 майда республикада 16 392 кеше ковидтан прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 478 298.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 751 990ы 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 697 785 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 5 711е 1 компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 4 275 бала алган.

Фото: ugra-news.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: