+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда В2 витамины җитештереләчәк

Моның өчен махсус килешүгә кул куелган.

Башкортстанда В2 витамины җитештереләчәк
Башкортстанда В2 витамины җитештереләчәк

Башкортстанда В2 витамины җитештерергә ниятләгән «Биорон» компаниясе «Алга» зонасы резиденты турында килешүгә кул куйды. Документ резидент, Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе һәм төбәк Хөкүмәте арасында имзаланды. Алга таба компания икътисади зона резидентлары реестрына кертеләчәк һәм Русия Икътисади үсеш министрлыгыннан тиешле таныклык алачак.

- «Салават» сәнәгать технопаркы" компанияләр төркеменә кергән «Биорон» компаниясе елына 900 тонна робофлавин чыгару буенча заманча җитештерү төзергә планлаштыра. Үсеш корпорациясе белгечләре экспертиза үткәргән бизнес-план нигезендә проектны агымдагы елда ук тормышка ашыра башларга планлаштырыла, - дип аңлатты Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Хәзерге шартларда импортны алыштыру бик актуаль тема булды. Ә әлеге проектны тормышка ашыру нәкъ менә Көнбатыш Европа һәм Кытайдан китерелә торган продукцияне алыштыруга юнәлтелгән.

«Биорон» җәмгыяте былтыр июльдә Стәрлетамак районында теркәлгән, анда предприятие эшчәнлегеннән салымнар киләчәк. Бүгенге көндә ул - «Алга» махсус икътисади зонасының 11нче резиденты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: