+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Соңгы тәүлектә COVID-19 өч якташыбызның гомерен өзде…

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 374кә җитте. Тәүлек эчендә янә 65 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Соңгы тәүлектә COVID-19 өч якташыбызның гомерен өзде…
Соңгы тәүлектә COVID-19 өч якташыбызның гомерен өзде…

Әле республика дәваханәләрендә 148 якташыбыз ковид белән көрәшә, аларның 94е 60 яшьтән өлкән.
25 пациентның хәле авыр дип бәяләнә.
497 кеше амбулатор дәвалау ала, алар арасында 181 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 103 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 281 083.
Соңгы тәүлектә COVID-19 өч якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 646га җитте. Аларның 4 875е 60 яшьне узган булган.
15 кешегә пневмония диагнозы куелган. 20 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 653 828 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 106,8 проценты).
2 498 252 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 100,5 проценты).
Бер тәүлектә 11 972 кеше привика ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 483 604.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 755 658е беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 699 490 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 5 796сы 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 4 401 бала алган.

Фото: 9111.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: