+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

COVID-19 тагын дүрт якташыбызның гомерен өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 287 441гә җитте. Тәүлек эчендә янә 67 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

COVID-19 тагын дүрт якташыбызның гомерен өзде...
COVID-19 тагын дүрт якташыбызның гомерен өзде...

Әле республика дәваханәләрендә 152 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 95 пациент 60 яшьне үткән.
28 якташыбызның хәле авыр дип бәяләнә.
511 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 184 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 45 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 281 128.
Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын дүрт якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 650гә җитте. Аларның 4 875е 60 яшьне узган булган.
12 кешегә пневмония диагнозы куелган, 21 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакцналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 663 513 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 107,2 проценты).
2 501 642 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 100,6 проценты).
Бер тәүлектә 13 075 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 489 759.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 759 648е 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 701 011 кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 5 823е 1 компонент белән привика ясаткан, ике компонентны да 4 502 бала алган.

Фото: u-f.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: