Башкортстанның сигез шәхси медицина оешмасы бу эшчәнлек төре буенча лицензия рәсмиләштерде, бу, үткән елның беренче кварталындагы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк — 2021 елда аларның саны дүрт булган.
Бүген Башкортстанда «косметология» юнәлеше буенча 234 медицина оешмасы эшли, шуларның 222се шәхси.
Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова болай сөйли: "Косметология - эстетик медицинаның төп юнәлеше. Ул кеше организмының эстетик проблемаларын һәм аларны коррекцияләү ысулларын өйрәнә. Шулай ук, кеше кыяфәтен яхшыртуның хәвефсез методикаларын эшли, гамәлгә кертә һәм үткәрә».
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=55994