+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

COVID-19 тәүлек эчендә тагын өч якташыбызның гомерен өзде...

Республикада коронавирус йоктыручылар 287 512гә җитте. Тәүлек эчендә янә 71 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

COVID-19 тәүлек эчендә тагын өч якташыбызның гомерен өзде...COVID-19 тәүлек эчендә тагын өч якташыбызның гомерен өзде...
COVID-19 тәүлек эчендә тагын өч якташыбызның гомерен өзде...

Республика дәваханәләрендә 136 якташыбыз ковид белән көрәшә, алар арасында 82 пациент 60 яшьне үткән. 27 кеше авыр хәлдә. Амбулатор дәваланучылар — 551. Аларның 193е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 44 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 281 172. COVID-19 тәүлек эчендә тагын өч якташыбызның гомерен өзде. Республикада ковид корбаннары саны 5 653кә җитте. Аларның 4 876сы 60 яшьне узган булган. Пневмония диагнозы 13 пациентка куелган, 19 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны — 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 2 675 067 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 107,7 проценты). 2 505 691 кеше вакциналауны тулысынча төгәләгән (тиешлеләрнең 100,8 проценты). Бер тәүлектә 15 603 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны — 496 577.
Республикада 60 яшьтән өлкән 785 763 кеше яши. Аларның 764 780е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 702 882се алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан. 12-17 яшьлек балаларның 5880е беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонент белән дә 4 658 бала вакциналанган.

Фото"ivteleradio.ru"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас