

“Ходайдан дигән хирурглар бар. Менә Вил Мамил улы — шундый. Эш аның гыйльми дәрәҗәләрендә һәм исемнәрендә түгел — профессор, медицина фәннәре докторы, Русия Медицина һәм Фәннәр академияләре мөхбир әгъзасы, илнең атказанган фән эшлеклесе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы. Ярты гасырга якын тәҗрибә туплап, даими камилләшәсең икән, тәҗрибәгә интуиция кушыла. Ә бу инде чын талант. Бу кешенең иңнәрендә меңләгән уникаль операция һәм коткарылган гомерләр бар.
Вил Тимербулатов күп еллар дәвамында республиканың медицина югары уку йорты ректоры вазыйфасын башкарган. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә БДМУ Русиянең алдынгы югары уку йортларының берсе булды. Ул җитди фәнни мәктәп булдырды. 120дән артык уйлап табуны патентлаган, 29 фән докторы һәм 77 фән кандидаты әзерләгән. Әмма иң зур горурлык, әлбәттә, балалар. Аның өлкән уллары уңышлы хирурглар булды.
Вил Мамил улы коронавирус белән көрәшкән гади булмаган чорда да безнең белән сафта. Мондый тәҗрибәле белгечнең белеме һәм оештыру сәләте безнең республика өчен бик файдалы.
Вил Мамил улы, юбилеегыз белән котлыйм! Сәламәтлек һәм иминлек Сезгә! Сез - Башкортстанның лаеклы улы. Туган көнегез белән!” — дип язган республика Башлыгы.