+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда кардиология буенча медицина оешмалары арткан

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында быел гыйнвар-апрель айларында, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, кардиология юнәлеше буенча яңа лицензияләр 30 процентка күбрәк рәсмиләштерелгән.  

Башкортстанда кардиология буенча медицина оешмалары артканБашкортстанда кардиология буенча медицина оешмалары арткан
Башкортстанда кардиология буенча медицина оешмалары арткан

Быел 13 яңа медицина оешмасы әлеге эшчәнлек төренә лицензия алган, шуларның җидесе - шәхси. Ә узган елның шул ук чорында Башкортстанда бу юнәлеш буенча 10 медицина оешмасы лицензия алган булган, шуларның бишесе - шәхси.

- Хәзерге вакытта «кардиология» юнәлеше буенча лицензияләрнең бердәм реестрында 354 оешма теркәлгән, шулардан 93е - дәүләт, 4е - муниципаль һәм 257се шәхси милек формасында, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары — өлкәннәр арасында үлемнең төп сәбәбе. Үлүчеләр саны гомум очракларның 30 процентына җитә, аларның 85 проценты инсульт һәм миокард инфарктларына туры килә.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56029

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас