+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гиппократ антына тугры табибә

Тамара Сәфәрова тугызынчы дистәне ваклаганда да алыштыргысыз остаз булып кала.  

Гиппократ антына тугры табибәГиппократ антына тугры табибә
Гиппократ антына тугры табибә

Табиб – изге, җаваплы һәм авыр һөнәрләрнең берсе, чөнки кеше аларның кулларына иң кадерле булган сәламәтлеген, гомерен ышанып тапшыра. Андый ышанычны аклау өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң югары сыйфатларга ия булу кирәктер.

Язмабыз герое Илеш районының Дөмәй авылында туып-үскән, бүгенге көндә Октябрьский шәһәрендә бик матур гомер кичерүче зур хөрмәткә лаеклы шәхес Тамара Сәфәрова.
“Колачым җитсә – җир йөзендәге барлык чәчәкләрне, буем җитсә, күктән йолдызларны чүпләп бүләк итәр идем Сезгә!” Бу юлларны нәкъ район үзәк дәваханәсендә 45 елдан артык гомерен кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торган, күп еллар баш табиб урынбасары булып эшләгән Тамара Сәфәровага атап әйтәсе килә. Чыннан да, Тамара Ислам кызы эшләгән еллар, аның белән бергә эшләгән табиблар һәм шәфкать туташлары бик сагындыра. Сагынмаслык түгел шул, төпле белемле белгечләр белән тулыланган иде үзәк район дәваханәсе ул вакытта.
“Авыру белән бергә үлеп, бергә терелсәң генә табиб булып эшли аласың. Башта авыруны тыңларга кирәк”, – дип әле дә кабатлый Тамара Ислам кызы. Чыннан да хак сүзләр. Их, шундый төпле белемле, вакытында дөрес диагноз куя белгән табиблар да мәңгелек түгел шул, олыгаялар. Әле дә гел Тамара Ислам кызына мөрәҗәгать итәбез, ул бер вакытта да авырсынмый, тиешле дәваны билгели.
“Башкортстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исемне зур горурлык белән йөртә, чөнки медицина өлкәсендә үз һөнәренең остасы булды. Почет билгесе ордены белән бүләкләнде. Тамара Ислам кызы – районыбызда гына түгел, республикабызда зур хөрмәт казанган шәхес, үз эшен җиренә җиткереп намус белән башкарды.
Гаиләсендә дә – хөрмәтле әни, картәни. Кызы Эльвира – әти-әнисенең һөнәрен үз итеп, аны лаеклы дәвам итүче, ул Октябрьский шәһәрендә табибә булып эшли. Аны күп түләүле клиникаларга да чакыралар, чөнки авыруларга дөрес диагноз куя белә. Һәркемнең белемле табибка күренәсе килә бит. Кияве Альфред Билүс улы Октябрьский электр челтәрләре предприятиесендә җитәкче урынбасары булып эшли. Коллективта яраталар, ихтирам итәләр үзен. Алар Эльвира белән бер кыз һәм бер ул үстерде. Кызлары Эльвина Уфа дәүләт нефть техник университетында укыта. Уллары Билүс әлеге уку йортында беренче курста белем ала. Тик яхшы билгеләренә генә өлгәшә.
Тамара Ислам кызының улы Рафаэль Югары Череккүлдә гаиләсе белән яши. Күркәм йорт салып, матур гомер кичерәләр.
Тамара Сәфәрованы бүген дә район халкы сагынып искә ала. Изге күңелле табибә үзен бервакытта да югары дәрәҗәгә куймады, гади, гадел, барлык авыруларга да бертөрле карашта, ачык йөзле, тәмле телле булды.
Күптән түгел Тамара Ислам кызы 80 яшен билгеләде. Юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз. Кешеләргә күрсәткән игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, сез моңа лаеклы шәхес. Аллаһы Тәгалә Сезне сәламәтлектән аермасын, алдагы юбилейларыгызны да каршы алырга язсын.

Светлана һәм Рәдис Имамовлар.
Илеш районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас