

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм Республика клиник дәваханәсенең Һәм Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре катнаша.
Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башка белгечләр кергән.
«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме алачак.
Агымдагы датага акция башланганнан бирле 21 471 кеше тикшерелгән. 8 695 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 5 773 флюорография, 2 922 маммография.
1 095 кешенең канында глюкоза, 1 190 кешенең холестерин дәрәҗәсе, 1 660 кешенең кан басымы югары булуы, 1 019 кешедә артык авырлык, 955 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган.
1 064 социаль әһәмияттәге авыру ачыкланган, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары –754 кешедә, яман шешләргә шик – 63 кешедә, шикәр чиренә шик – 244 кешедә, өч кешедә туберкулез расланган.
Авыруларга шик туган барлык гражданнар да диагнозны ачыклау, дәвалау өчен өстәмә тикшеренүләргә юнәлтелгән һәм контрольгә алынган.
305 кеше Республика клиник дәваханәсенә тикшеренүгә җибәрелгән, 56 кеше госпитальгә салынган, 45 кеше Республика кардиология үзәгенә коронароангиографиягә юнәлтелгән.
Белгечләр бригадалары эшен алты маршрут буенча дәвам итә.