

Турнир 23 майда 10нчы уку-спорт комплексы базасында узды.
Ачылу тантанасында БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе әгъзасы Валентин Павлов, БДМУның физик культура кафедрасы мөдире Руслан Гайнуллин, БДМУның Өстәмә һөнәри белем бирү институтының нур диагностикасы курсы белән гомум хирургия кафедрасы мөдире Мәҗит Нартайлаков, Республика клиник дәваханәсенең баш табибы Шамил Булатов, Сәламәтлек саклау министрлыгының «НЕФРО-ЛИГА» төбәкара нефрология пациентлары оешмасы президенты Юрий Кандалов, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Трансплантология буенча профильле комитеты әгъзасы, Башкортстан һәм Идел буе федераль округы буенча штаттан тыш баш белгеч-трансплантолог Рифат Нуриәхмәтов, Башкортстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Сергей Кирпичников һәм башкалар катнашты.
- Ярышларда катнашучыларны сәламләргә рөхсәт итегез! Яңа гомер бүләк иткән табибларны һәм органнары күчереп утыртылган пациентларны волейбол мәйданчыгында бергә күрү күңелле. Ел саен органнарны күчереп утырту нәтиҗәсендә табиблар меңләгән кешене коткара. Шуңа күрә медицинадагы әлеге юнәлеш барыбыз өчен дә бик мөһим. Барыгызга да уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телим! Иң көчлеләр җиңсен! – дип билгеләде Валентин Николаевич үзенең сәламләү сүзендә.
Ярышларда дүрт команда катнашты: БДМУ, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе, 21нче шәһәр клиник дәваханәсе, Республика кардиология үзәге. Һәр команда составында трансплантация кичергән, яки донор органнары көтүче пациентлар катнашты.
Беренче урынны Республика клиник дәваханәсе яулады, икенче урынны 21нче шәһәр клиник дәваханәсе алды, өченче урын БДМУ командасына бирелде, дүртенче урынга Республика кардиология үзәге чыкты.
Җиңүчеләр кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Турнирның максаты — җәмәгатьчелек игътибарын трансплантация мәсьәләсенә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Органнарны күчереп утырту күп кешеләрнең гомерен коткара.