+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

ЦУР: Нәрсә белән ревакциналанырга?

Халыктан килгән бу сорауны коронавирус буенча атна саен үткәрелә торган брифингта Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге хезмәткәре, сәламәтлек саклау темасы кураторы Алисә Шәмсетдинова җиткерде.  

ЦУР: Нәрсә белән ревакциналанырга?
ЦУР: Нәрсә белән ревакциналанырга?

Русия территориясендә теркәлгән теләсә кайсы вакцина белән, шул исәптен ике компонентлы — бу җавапны Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова һәм Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина бирде.

Ревакциналану мәсьәләсе үз актуальлеген югалтмый һәм моны аңлап кабул итәргә кирәк. Экспертлар бәяләвенчә, авыруның чираттагы дулкыны көзгә көтелә, шуңа хәзер вакциналанудан соң 6 ай һәм аннан да күбрәк вакыт узган кешеләргә ревакциналанырга кирәк.
Әлегә «Спутник Лайт» кайтарылмый, шуңа күрә булган вакциналардан файдаланабыз.

Тик халыкны коронавирус кына түгел, башка сораулар да борчый. Алдан фаразланмый торган нәтиҗәләргә китергән авыру – талпаннар күчерә торган боррелиоз (Лайм авыруы) күп сораулар тудыра. Боррелиоздан ничек сакланырга, ничек ашыгыч иммунопрофилактика үткәрәләр, авыруның билгеләре нинди — шушы һәм башка мәсьәләләрне дә брифингта тикшерделәр.

Игътибар! 2022 елның 24 маена талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыручылар теркәлмәгән, әмма үткәрелгән анализлар барышында инфекцияле талпаннар ачыкланган (2 меңнән артык талпан тикшерелгән, шуларның 18 проценты инфекцияле булган).

Брифингны шушы сылтама буенча карагыз: https://youtu.be/aSrXYz3FlK8

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: