

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 288 004кә җитте. Тәүлек эчендә янә 84 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 117 кеше коронавирустан дәвалана. Алар арасында 74 пациент 60 яшьне үткән.
15 якташыбыз авыр хәлдә.
542 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 187 пациент 60 яшьтән өлкән.
Соңгы тәүлектә 82 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 281 682.
Тәүлек эчендә COVID-19 янә бер якташыбызның гомерен өзде.
Корбаннар саны 5 663кә җитте. Аларның 4 878е 60 яшьне узган булган.
18 кешегә пневмония диагнозы куелган. 20 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше дәваланырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 720 712 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 109,5 проценты).
2 520 037 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 101,4 проценты).
Бер тәүлектә 12 223 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 524 882.
60 яшьтән өлкәннәр саны — 785 763.
Аларның 785 192се беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 710 234 өлкән яшьтәге кеше алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 6 085е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 4 943 бала алган.
Фото: mk-hakasia.ru