

Пандемия башыннан алып коронавирус йоктыручы якташларыбыз саны 288 091гә җитте.
Тәүлек эчендә тагын өч якташыбыз бу инфекциядән савыга алмаган. Башкортстанда коронавирустан барлыгы 5 666 кеше вафат булды.
Әле республика дәваханәләрендә 117 пациент дәвалана, 524 кеше амбулатор дәвалау ала.
Беренче компонент белән 2 729 707 якташыбыз вакциналанган, 2 522 808 кеше ике компонентны да алган.
Башкортстанга әлегә бер компонентлы “Спутник Лайт” вакцинасын кайтару туктатылган.
Фото: kostroma.mk.ru