

Әле республика дәваханәләрендә 135 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 74 пациент 60 яшьне үткән.
27 якташыбыз авыр хәлдә.
526 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 184 пациент 60 яьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 87 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 281 871.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән.
Барлыгы 5 666 якташыбыз ковид корбаны булды. Аларның 4 878е 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 14 кешегә пневмония диагнозы куелган. 18 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр сан - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 739 293 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 110,2 проценты).
2 526 629 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 101,7 проценты).
Бер тәүлектә 13 407 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанганнар саны - 536 383.
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 793 714е беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 713 528 өлкән кеше алган.
"Спутник М" вакинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 6 150се беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 4 982 бала алган.
Фото: rbc.ru