

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 288 455кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 91 кешедә инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 124 кеше ковид белән көрәшә. Алар арасында 73 пациент 60 яшьне үткән.
21 якташыбыз авыр хәлдә.
494 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 178 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 82 кеше савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 282 156.
14 кешегә пневмония диагнозы куелган. 24 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 753 520 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 110,8 проценты).
2 535 327 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 102 проценты).
Үткән ялларда 14 227 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 545 364.
Фото:
"news.myseldon.com"