+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 июнь 2022, 06:45

ЦУР: Холерадан сак булыгыз!

ЦУР: Холерадан сак булыгыз!ЦУР: Холерадан сак булыгыз!
ЦУР: Холерадан сак булыгыз!

Бөтен ил буенча һәм Башкортстанда коронавирус белән бәйле хәл яхшырды, дип билгелиләр Республика белән идарә итү үзәгендә. Тик хәзер гомум игътибар башка куркыныч инфекцияләргә - холерага һәм маймыллар оспасына юнәлтелгән.

Бүген, 1 июньдә, ЦУРдан БСТ телеканалының "Сәлам" программасына турыдан-туры кушылып, хәвефле инфекцияләр турында сөйләделәр. Студиядә республика буенча Баш санитар табиб Анна Казак чыгыш ясады.

Башкортстанда 1 июньгә холера һәм маймыл оспасы белән авыру очраклары юк. Әмма профилактика чараларын үтәү мөһим һәм кирәк.

Моның өчен:
- кайнаган, яки шешәгә тутырылып сатылган суны гына эчәргә;
- продуктларга термик эшкәртү үткәрергә;
- кулларны җентекләп юарга, санитария чараларын кулланырга;
- башка илләргә чыкканда гигиена кагыйдәләрен үтәргә.

Бу хәвефле инфекцияләр турында тулырак мәгълүмат “Роспотребнадзор” сайтында: https://clck.ru/pHURr

Фото: deti.mail.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас