+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 июнь 2022, 11:40

Янә биш якташыбыз ковидтан вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 288 744кә җитте. Тәүлек эчендә янә 99 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Янә биш якташыбыз ковидтан вафат...Янә биш якташыбыз ковидтан вафат...
Янә биш якташыбыз ковидтан вафат...

Республика дәваханәләрендә 126 кеше ковид белән көрәшә. Алар арасында 74 пациент 60 яшьне үткән. 22 якташыбыз авыр хәлдә. 514 кеше амбулатор дәвалана, аларның 181е 60 яшьтән өлкән. Тәүлек эчендә савыгучылар — 62. Барлыгы 282 412 кеше инфекцияне җиңгән.
Бер тәүлектә COVID-19 биш якташыбызның гомерен өзде. Корбаннар саны 5 692гә җитте. Аларның 4 879ы 60 яшьне узган булган. 15 кешегә пневмония диагнозы куелган. 26 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны — 3 105 836). Республикага 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 770 079 кеше привика ясаткан (тиешлеләрнең 111,5 проценты). 2 546 294 якташыбыз вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 102,5 проценты). Бер тәүлектә 14 172 кешегә прививка ясалган. Ревакциналанган гражданнар саны — 555 849.
Өлкәннәр саны — 785 763. 807 332 өлкән кеше беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 722 464е алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан. 12-17 яшьлек балаларның 6 204е беренче компонент белән прививка ясаткан, 5 143 бала икесен дә алган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас