+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 Июня 2022, 10:25

Башкортстанда ФАПларны санлаштыру уңышлы бара

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабында ФАПларны санлаштыру һәм дәүләт мәгълүмат системасында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Башкортстанда ФАПларны санлаштыру уңышлы бараБашкортстанда ФАПларны санлаштыру уңышлы бара
Башкортстанда ФАПларны санлаштыру уңышлы бара

Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елдан Башкортстанда барлык медицина оешмалары өчен сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС) гамәлгә кертелгән. Анда 205 төрле милек формасындагы учреждение, шул исәптән дәүләт медицина оешмалары, федераль, шәхси клиникалар һәм даруханә пунктлары урнашкан.

Бу системада эшләргә барлыгы 23 мең медицина хезмәткәре укытылган. Бер үк вакытта системада 20 меңнән артык кулланучы эшли.
Хәзерге вакытта төбәктә халыкның 4,5 миллионнан артык электрон медицина картасыннан торган бердәм медицина документлары базасы булдырылган. Система пациентның мәгълүматларын, билгеле бер медицина оешмасына беркетелүенә карамастан, аның электрон медицина картасыннан алырга мөмкинлек бирә. Республикада мәгълүматлар базасында тупланган электрон медицина документларының суммар саны 1 миллиардтан артып китә.

"Сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел звеносы оешмаларын санлы медицина эшләнмәләре белән этаплап тәэмин итү һәм ЭКГ нәтиҗәләрен автоматлаштырылган интерпретацияләү системасын гамәлгә кертү, ЭКГны патологияләр төркемнәре буенча бүлү, диспансер күзәтүенең максатлы төркемнәрен булдыру санлы рәвештә килә торган бу инструменталь тикшеренү ысуллары нигезендә пациентларны маршрутлаштыруны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Бүген ФАПларны диагностик җиһазлар, шул исәптән компьютер кардиографлары белән җиһазландыру дәвам итә, ул ГИСта пациентның сәламәтлек торышы турында белешмәләрне дистанцион тапшыру функциясе белән», — дип өстәде республиканың сәламәтлек саклау министры.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас