+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 июнь 2022, 05:10

Чишмә дәваханәсендә хәлләр ничек?

Вакциналау буенча алдынгылар сафында булган медицина учреждениесендә киләчәккә планнар да зурдан.  

Чишмә дәваханәсендә хәлләр ничек?Чишмә дәваханәсендә хәлләр ничек?
Чишмә дәваханәсендә хәлләр ничек?

Ковид чигенде, ләкин үтмәде. Дөньяда әле тагын күп инфекцияләр бар, яңалары барлыкка килеп, булганнары мутацияләнеп тора. Кыскасы, коронавирус белән көрәштә алгы сызыкта булган табибларга эш җитәрлек. Вакциналану, ревакциналану хакында да онытмаска кирәк. Чөнки белгечләр коронавирусның яңа дулкыннары килү мөмкинлеген дә инкарь итми. Бу уңайдан вакциналау буенча актив эш алып барылган төбәкләр мактауга лаек. Мәсәлән, Чишмә районы тиешле халыкны вакциналау буенча республикада беренче өчлеккә керде. Бу гаҗәп түгел, чөнки Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы – билгеле инфекционист, тәҗрибәле табиб Радик Галимов. Радик Рәфкать улының Чишмә дәваханәсен җитәкләвенә тиздән бер ел була. Моңа кадәр ул Уфада 4нче клиник инфекцион дәваханәнең баш табибы булган.

Баш табиб билгеләвенчә, дәваханә карамагында өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационар, дүрт амбулатория, 42 фельдшер-акушерлык пункты һәм Ябалаклы авылындагы психиатрия стационары бар.
Өлкәннәр поликлиникасы көненә 400 кешене кабул итсә, балалар поликлиникасында табиблар көненә 200 балага консультация бирә, дәвалау билгели. Тәүлек әйләнәсендә эшләүче стационар 274 койкага исәпләнгән.
Дәваханәдә күп юнәлешләр буенча медицина ярдәме күрсәтелә: алар – хирургия, терапия, реанимация, наркология, психиатрия, йогышлы авырулар һәм паллиатив ярдәм.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча районда күп кенә яңа ФАПлар ачылган. Мәсәлән, үткән елда биш фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачкан. Аңа кадәр җиде ФАП ачылган булган.
– Районда яңа фельдшер-акушерлык пунктларына ихтыяҗ бар әле. Сәламәтлек саклау министрлыгына заявка бирдек, – ди Радик Галимов. – Әлбәттә, яңа ФАПлар ачылу – зур сөенеч, ләкин аларда эшләргә белгечләр дә җитәрлек булсын иде. Безгә бүгенге көндә, мәсәлән, 10 фельдшер кирәк.
Районда әле коронавирус буенча хәл тотрыклы. Дәваханәдә ковид-госпиталь яңа елга кергәндә ябылган. Әле районда 12 кеше коронавирустан амбулатор дәвалана. Авыр хәлдәгеләр юк. Тәҗрибәле инфекционисттан коронавирус буенча фаразлар бирүен дә сорадык.
– Башкортстанда 100 ел элек холера, тиф эпидемияләре булганын беләбез. Алар 2-4 ел дәвам иткән. Гадәттә, эпидемияләр бу вакыттан соң тәмамлана. Ә безнең коронавирустан вакциналауны да исәпкә алсак, 1-2 елдан коронавирус инфекциясенең бетәчәген фаразларга мөмкин. Авыручылар саны әле үк азая бара. Бер-ике ел инфекция әле дәвам итсә дә, көчле формаларда күпләп авыручылар булмасына ышаныч бар, – ди табиб.
Әйткәндәй, Башкортстанның һәм Русиянең Сәламәтлек саклау отличнигы, Башкортстанның атказанган табибы Радик Галимов күп еллар Уфада йогышлы авырулар стационарына җитәкчелек иткән. Аның җитәкчелеге астында шәһәр дәваханәсе республика учреждениесе дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әлбәттә, район дәваханәсендә юнәлешләр башкачарак.
– Әйе, монда эш җитәрлек. Тиз арада күп юнәлешләр буенча эшләргә өйрәнергә туры килде, – дип елмая табиб. – Беренчел звено – ФАПларны контрольдә тотарга, йогышлы авырулар буенча гына түгел, медицинаның башка тармаклары буенча да эшләргә, башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Эшкә кереп киттем инде, яңачарак юнәлешкә төшендем.
Хезмәткә мөнәсәбәтнең тиешле дәрә­җәдә булуы турында дәваханәнең уңыш­лары, хезмәттәшләренең, пациентлар­ның яхшы фикерләре дә сөйләп тора. Үткән елда коронавирустан вакциналау буенча алдынгы урында булулары да шул эшнең нәтиҗәсе.
Әле районда ковидтан вакциналау, ревакциналау дәвам итә. Яңа план да куелган – районда 32 мең кеше вакциналанырга тиеш. Бу планны да вакытында тиешле дәрәҗәдә үтәргә исәп тоталар биредә.
Киләчәккә, гомумән, планнары күп баш табибның – матди-техник базаны яхшырту, яңа җиһазлар алу, яңа юнәлешләр булдыру. Мәсәлән, реабилитация юнәлешен. Яңа ФАПлар да, яңа белгечләр дә кирәк әле райондагы сәламәтлек саклау тармагына. Бу барлык матур ниятләрнең тормышка ашуын телисе килә.

Ләйсән ЯКУПОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас