+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 июнь 2022, 15:02

20 якташыбыз авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 289 012гә җитте. Тәүлек эчендә янә 86 кешедә инфекция ачыкланды.

20 якташыбыз авыр хәлдә...20 якташыбыз авыр хәлдә...
20 якташыбыз авыр хәлдә...

Әле республика дәваханәләрендә 131 кеше коронавирустан дәвалана. Алар арасында 80 пациент 60 яшьне үткән. 20 якташыбыз авыр хәлдә. 423 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 162 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлек 132 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 282 760.

COVID-19 тәүлек эчендә бер якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 698гә җитте. Аларның 4 880е 60 яшьне узган булган.

12 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 18 кеше аннан савыккан.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас