

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 289 095кә җитте. Тәүлек эчендә янә 83 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 134 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 81 пациент 60 яшьтән өлкән.
19 якташыбыз авыр хәлдә.
425 кеше амбулатор дәвалана. Алар арасында 161 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 77 кеше савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 282 837.
11 кешегә пневмония диагнозы куелган. 29 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 983 758 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 795 994 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 112,5 проценты).
2 565 188 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 102,7 проценты).
Үткән ялларда 31 773 кеше прививка ясаткан.
Ревакциналанган гражданнар саны - 571 814.
60 яшьтән өлкәннәр саны — 785 763.
Беренче компонент белән 819 721 өлкән яшьтәге кеше вакциналанган, ике компонентны да 731 114е алган.
"Спутник М" вакцинасының 6 940 дозасы кайткан.
12-17 яшьлек балаларның 6 238е беренче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 5 321 бала алган.
Фото:
stolica-s.su