

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барган гражданнарны кабул итүдә катнашты.
Ил Президенты Владимир Путинның кабул итү бүлмәсенә кергән мөрәҗәгатьләрнең берсе Баймактагы балалар поликлиникасы төзелешенә һәм җиһазландыруга кагылды.
Шәһәрдә Баймак үзәк дәваханәсе базасында балалар консультациясе эшли. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, яңа поликлиниканы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр. Объект 5,8 мең квадрат метр мәйданлы өч катлы бинадан гыйбарәт.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның маенда төбәк җитәкчесе Баймак районына эш сәфәре вакытында төзелеш мәйданчыгында булды һәм объекттагы эшләрнең барышы белән танышты.
- Без Баймакта ике ел элек балалар поликлиникасы төзү турында карар кабул иттек. Шәһәрдә бик яхшы табиблар коллективы, әмма аларның эш шартлары һәм яшь пациентларның кабул итүе шәптән түгел, - дигән иде Радий Хәбиров гражданнарны кабул иткәндә. - 2023 елның мартында яңа бина ачылгач, медицина ярдәменең сыйфатын да яхшыртачакбыз. Поликлиника барлык кирәкле корылмалар белән җиһазландырылачак, аның бер өлешен без сатып алдык инде.