+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 Июня 2022, 07:10

Мөһим объектлар төзү дәвам итә

“Без республикада яшәүчеләр өчен беренчел медицина ярдәме ала торган учреждениеләр челтәрен киңәйтүне дәвам итәбез”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә һәм бу темага матур пост тәкъдим итә.  

Мөһим объектлар төзү дәвам итәМөһим объектлар төзү дәвам итә
Мөһим объектлар төзү дәвам итә

“Якын арада Стәрлебаш, Зианчура, Авыргазы, Тәтешле районнарында яңа, капиталь ФАПлар ачачакбыз. Биналар төзелеп бетте инде, җиһазлар урнаштырылды. Процесста — лицензияләр алу.

Быел җәй Бөредәге поликлиниканы тапшырырга планлаштырабыз. Көз көне Илеш районының Дөмәй һәм Туймазы районының Иске Туймазы авылларында ике табиблык амбулаториясен ачабыз. Уфаның Затон бистәсендә поликлиника һәм Баймакта балалар поликлиникасы төзелеше тулы куәтенә бара.

Башкортстанның төньяк-көнчыгышында ике медучреждение төзи башладык – Дуван районының Мәсәгуть авылында көндезге стационар булган балалар поликлиникасы һәм Мәчетле районының Олы Устьикин авылында ашыгыч ярдәм станциясе булган дәваханә төзелә башлады. Аларны киләсе елда ук тапшырачакбыз.

Барлык объектлар да кирәкле, мөһим. Беләм, безнең халык аларны бик көтә. Билгеләнгән вакытка сыешу өчен барысын да эшләячәкбез.
Традиция буенча – һәммәгезгә сәламәтлек!”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас