

Моңа кадәр республиканың бердәм лицензияләр реестрында теркәлгән 102 медицина учреждениесенә 2022 елда 6 яңасы өстәлде.
- Пульмонология буенча лицензияләрнең бердәм реестрында барлыгы 34 дәүләт медицина учреждениесе һәм шәхси милек рәвешендәге 68 медицина учреждениесе бар, - ди сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта үпкә системасы авырулары, экологик хәл начар булган эре шәһәрләрдә яшәүчеләр саны арту, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе күчергәннән соң, үпкәләрнең төрле патологияләре арту белән бәйле рәвештә, иң өстенлекләрнең берсе булып тора.
Медицина эшченлеге буенча, шул исәптен пульмонология буенча да лицензиянең оператив алынуына Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү булеге һәрьяклап ярдәм итә.
Бу максатта лицензияләү буенча хезмәтләр алганда консультация бирү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча «Кайнар элемтә» булдырылган, уңайлылык өчен лицензияләү турында барлык мәгълүмат сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнашкан.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген башкаруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү - 15 көн, ә кабат рәсмиләштерү 10 көн тәшкил итә. Лицензияләү процессын тизләтүгә дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша электрон рәвештә лицензия бирү турындагы гаризаларны бирү нәтиҗәсендә ирешелде.