

“Донбасска сәфәребез вакытында табибларыбыз белән очраштык. Луганск Халык Республикасында Башкортстаннан барлыгы өлкәннәр һәм кечкенә пациентлар өчен 23 табиб, 17 шәфкать туташы эшли. Һәм бу инде март аеннан башлап безнең дүртенче бригада.
Моннан тыш, Красный Лучта 3 күчмә медицина модуле эшли, шул исәптән балалар стоматологиясе һәм кардиология модуле, шулай ук Республика клиник дәваханәсенең реанимация автомобиле.
Бу кешеләр алдында баш иям. Аларның йөрәкләре, чынлап та, алтын. ЛНРга алар йөрәк кушуы буенча килгән. Сәламәтлек сезгә, кадерле медикларыбыз, барлык пациентларыгызга да — өйдә дә, Донбасста да”, — дип язган республика җитәкчесе.