+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 июнь 2022, 05:30

Радий Хәбиров Луганскта Башкортстан табиблары белән очрашты

Кичә Луганск Халык Республикасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Красный Лучның Княгининская күппрофильле үзәк шәһәр дәваханәсендә булды.  

Радий Хәбиров Луганскта Башкортстан табиблары белән очраштыРадий Хәбиров Луганскта Башкортстан табиблары белән очрашты
Радий Хәбиров Луганскта Башкортстан табиблары белән очрашты

Төбәк җитәкчесе Башкортстаннан Лугансктагы коллегаларына ярдәмгә килгән медицина белгечләре белән аралашты һәм аларның эш шартларын бәяләде.

Билгеле булуынча, 11 майда Башкортстаннан Красный Лучка махсус хәрби операция башланганнан бирле исәп буенча дүртенче медицина бригадасын җибәрделәр. Республика сәламәтлек саклау оешмаларының 22 белгече өч күчмә медицина модулендә эшли. Бу —мобиль поликлиника, балалар стоматология, шулай ук кардиология модульләре.

Медицина ярдәме күрсәтүдә реанимация автомобиле дә җәлеп ителгән. Башкортстан табиблары Луганск шәһәрләренә һәм авылларына баралар, урыннарда медицина хезмәтләре комплексын курсәтәләр.

– ЛНРда безнең юлчылар эшли, тиздән инженерлар киләчәк, әмма урындагы халык медицина хезмәткәрләренә аеруча мохтаҗ, – диде Радий Хәбиров. - Сезгә иң изге рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм. Үзегезне саклагыз, сезгә баш иябез! Ә Башкортстан сезнең хезмәт командировкасын оештыруда бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.

Красный Лучта яшәүчеләр белән сөйләшкәндә Радий Хәбиров медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксынды. Шәһәр халкы авыр вакытта ярдәм иткән өчен барлык башкортстанлыларга рәхмәт белдерде. "Безнең өчен теләсә нинди гуманитар ярдәм мөһим, – дип билгеләп үтте ЛНР халкы. – Ә безгә сезнең республикадан медицина хезмәткәрләренең заманча җиһазлар белән килүен бәяләп бетерерлек түгел".

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас