+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 июнь 2022, 08:50

Сез беркетелгән поликлиникада тар белгеч булмаса, нишләргә?

Участок табибы сезне кирәкле белгечкә башка медицина оешмасына җибәрә ала.

Сез беркетелгән поликлиникада тар белгеч булмаса, нишләргә?Сез беркетелгән поликлиникада тар белгеч булмаса, нишләргә?
Сез беркетелгән поликлиникада тар белгеч булмаса, нишләргә?

Мәсәлән, район үзәк дәваханәсеннән – муниципальара үзәккә, Башкортстанда андыйлар – 9. Яисә республика дәрәҗәсендәге дәваханәгә. Тар белгечнең ярдәме ашыгыч рәвештә кирәк булса, үзәк район дәваханәсендә сезгә кирәкле белгечлек табибы белән ерактан торып консультация оештырылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда хәзер «Здравчат»лар бар, анда кешеләр медицина хезмәтләндерүенә кагылышлы сораулар бирә ала, белгечләрдән җавап ике сәгать эчендә килә. Бу хакта монда: https://vk.com/obyasnyaem102?w=wall-210976283_1439

Табибка берничә ысул белән язылырга мөмкин:
- 122 номеры буенча Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша;
- поликлиника регистратурасының контакт телефоны аша яисә поликлиникага турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә;
- поликлиникада инфомат аша;
- бердәм дәүләт порталы аша www.gosuslugi.ru;
- doctor.bashkortostan.ru медицина порталы яисә "К врачу" мобиль кушымтасы аша.

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас