+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 июнь 2022, 14:15

Тәүлек эчендә Башкортстанда ковидтан янә өч кеше үлде...

Республикада коронавирус инфекциясеннән үлем очракларының гомум саны 5 708гә җитте. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Тәүлек эчендә Башкортстанда ковидтан янә өч кеше үлде...Тәүлек эчендә Башкортстанда ковидтан янә өч кеше үлде...
Тәүлек эчендә Башкортстанда ковидтан янә өч кеше үлде...

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 289 323 кешедә инфекция расланган, шуларның 71е — соңгы көндә. Стационарда 153 пациент дәвалана, амбулатор дәваланучы 411 пациент бар. 28 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Тәүлек эчендә 12 якташыбызга “пневмония” диагнозы куелган, 26 кеше аннан савыккан.

Барлыгы 283 051 кеше коронавирустан савыккан, узган тәүлектә 62 кеше ковидны җиңгән. Республиканың 2 816 491 кешесе беренче компонент белән вакциналанган, 2 587 272 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Фото: «tvcenter.ru»

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас