

“Менә фактлар: быел Башкортстан медуниверситетында 867 бюджет урынының 631е максатлы белем алучылар өчен. Асылда, күп.
Бу ничек эшли? Югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь кешенең аны көткән эш урыны бар. Тик аның, килешү төзегән медицина оешмасында өч ел эшләмичә, эштән китәргә хокукы юк.
Әгәр кеше килешү төзегән медицина оешмасына барырга теләми икән, ул вузда укыган өчен акчаны, бер тапкыр бирелә торган түләүне һәм башка ярдәм чараларын Сәламәтлек саклау министрлыгына кире кайтарырга тиеш.
Тагын бер шарт: юллама буенча укудан соң килешү шартларын бозган һәм медицина оешмасында 3 ел эшләмәгән кеше Русия территориясендә "Авыл докторы" программасында катнаша алмый. Менә шундый чикләүләр.
Булачак медицина хезмәткәрләре өчен мондый саннар турында мәгълүмат өстибез.
Башкортстанда медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары:
- "Авыл докторы" программасы буенча табибларга - 1-1,5 миллион сум,
- 500-750 сум - урта медперсоналга;
- хезмәт торагы, яки фатирга кереп яшәгән өчен компенсация;
- торак төзү өчен җир участогы;
- белемне камилләштергәндә уку өчен түләү.
Бу хакта бүген, 9 июньдә, Республика белән идарә итү үзәгеннән турыга кушылып, БСТ телеканалындагы "Сәлам" программасында сөйләштеләр . Кунакта — Гөлнара Камалова, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе.
Медицина оешмалары исемлеге, контактлар, квоталар Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. https://health.bashkortostan.ru
Ә хәзер видео карагыз, анда барысы да җентекле һәм аңлаешлы.
Яхшы көн!”
Фото: u-f.ru