

Республикада коронавирус инфекциясеннән үлем очракларының гомум саны 5 710га җитте. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Пандемия башланганнан бирле барлыгы 289 388 кешедә инфекция расланган, шуларның 65е — соңгы көндә. Стационарда 155 пациент дәвалана, амбулатор дәваланучы 401 пациент бар. 37 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Тәүлек эчендә 14 якташыбызга “пневмония” диагнозы куелган, 28 кеше аннан савыккан.
Барлыгы 283 122 кеше коронавирустан савыккан, узган тәүлектә 71 кеше ковидны җиңгән. Республиканың 2 822 887 кешесе беренче компонент белән вакциналанган, 2 595 873 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Фото: lyubimiigorod.ru