

Яңа коронавирус инфекциясе безнең тормышка көтелмәгән афәт булып килеп керде, тиз арада дөрес карарлар кабул итәргә, көрәшергә, бирешмәскә өйрәтте. Әлбәттә, йөкнең иң авыр башы медицина хезмәткәрләренә төште. Үзләрен аямыйча “кызыл зона”ларда кешеләр сәламәтлеге, гомере өчен көрәшкән табибларыбыз чын-чынлап соклануга лаек. Дәваханәләргә генә түгел, сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносына да яңа эш шартларына өйрәнергә туры килде. Чишмә үзәк район дәваханәсенең беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Венера Латыйпова белән шул хакта сөйләштек.
Венера Самат кызы биредә инде 21 ел эшли – тәҗрибәле табибә. Ул әйтүенчә, пандемия башлану белән бүлектәге табиблар махсус укытылган, коронавируска каршы көрәшкә әзерлек үткән. Районда ковид-госпиталь башта 30 койкага ачылган булса, соңыннан койкалар саны 100гә җиткән. Башта табиблар “кызыл зона”да вахта ысулы белән икешәр атна эшләгән. Соңыннан – график буенча, алтышар сәгатьләп.
– Авырлыклар булмады, дип әйтеп булмый инде. Инфекция яңа, моңа кадәр очрашмаган, табибларга күп яңалыкка өйрәнергә туры килде. Алты сәгать буе махсус киемдә, бер йотым су да эчә алмыйча, авыр хәлдәгеләрне дәваладылар, – ди бүлек мөдире. – Кешеләрнең бу инфекциягә мөнәсәбәте дә авырлыклар тудырды. Башта аңа ышанмаучылар да күп булды. Кайберәүләр көлеп карады, сакланмады. Менә шундыйларның соңыннан авыр формада чирләве, үлем очраклары кызганыч булды. Аеруча яп-яшь бер егетнең күз алдында вафат булуы күпләрне тетрәндерде. Хәтеремдә, хәтта табиблар да елады...
Табибә билгеләвенчә, дәвалау схемалары, пациентларның башка авырулары булуга карап, үзгәреп торган. Инфекцияне хроник авырулары булганнар аеруча авыр кичергән.
Быел февральдә “омикрон” штаммының таралуы сәбәпле, төп йөкләнеш беренче звенога төшкән. Венера Самат кызы әйтүенчә, аларга кешеләрне гадәттәгедән ун тапкырга күбрәк кабул итәргә туры килгән. Монда инде поликлиника да зоналарга бүленә. Табиблар иртәнге җидедән кичке унга кадәр эшли. Көненә коронавирус белән генә дә 300-400 кешене кабул итәргә туры килгән. Бүлек мөдире үзе дә җиң сызганып хезмәт күрсәтә, пациентларны кабул итә, дәвалау билгели. “Омикрон” белән авыручыларның күпчелеге амбулатор дәвалана, өлкән яшьтәге, хроник авырулары булганнарны дәваханәгә салалар. Бу авыр вакытны Чишмә дәваханәсенең беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү бүлеге лаеклы үтә.
– Коронавирусның инде мондый авыр дулкыннары башкача булмасына ышаныч бар, – дип елмая табибә. – Без хәзер инфекцияне дәваларга, аның белән көрәшергә өйрәндек, халыкта иммунитет та бар.
Иммунитет булуында, әлбәттә, вакциналауның роле зур. Ә чишмәлеләр вакциналау буенча республикада беренче өчлектә. Әле дә дәваханәдә коронавирус инфекциясеннән вакциналау, ревакциналау бара. Биредә аеруча өлкән яшьтәгеләрне вакциналауга зур игътибар бүләләр. Табиблар бригадалары оешмаларга чыгып та вакциналау үткәрә. Районда вакциналанганнар саны 49 мең кешедән арткан.
– Үткән елда көненә 600 кешене вакциналаган чаклар булды. Прививка ясатырга зур-зур чиратлар тезелде, – ди прививка ясаучы шәфкать туташы Эльмира Насыйрова. – Әле дә вакциналанырга көн саен киләләр. Хәзер күпләр инде ревакциналана.
Шулай итеп, ковид чигенсә дә, Чишмә дәваханәсендә инфекцияне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар актив дәвам итә. Үз эшенә тугры табибларыбыз булганда куркыныч чирләрнең үтәсенә, җиңеләчәгенә ышаныч зур.