+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 июнь 2022, 16:10

Йөкле хатындагы шеш уңышлы юк ителгән

Беренче тапкыр пациентка Мария Уфа шәһәренең 3нче бала тудыру йортына йөклелек вакыты 30 атна булганда эләгә.  

Йөкле хатындагы шеш уңышлы юк ителгәнЙөкле хатындагы шеш уңышлы юк ителгән
Йөкле хатындагы шеш уңышлы юк ителгән

Элегрәк, тикшерү барышында, бу яшь хатын-кызның аналыгында шеш ачыкланган була, аның белән ул берничә тапкыр күзәтелә.
Йөклелек вакытында шеш ике тапкыр зурая, бу авыр хәлгә китерә. Белгечләрнең, акушер-гинекологларның, неонатологларның, бала тудыру йорты реаниматологларының һәм БДМУның өстәмә һөнәри белем бирү институты курсы белән акушерлык һәм гинекология кафедрасы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә пациентканың йөклелеге тиешле вакытка кадәр җиткерелә.
Дәваханә табиблары булачак әнинең хәлен даими тикшереп тора, шул исәптән шешенә тикшерү уздыралар.
Һәм менә 3 июнь көнне Мариянең йөклелеге Кесарев кисүе операциясе нәтиҗәсендә хәл ителә. 3,6 килограмм авырлыктагы сәламәт кыз туа.
Сабый дөньяга килгәч, Уфа шәһәренең 3нче бала тудыру йорты белгечләре шешне уңышлы юк итә. Аның зурлыгы 20 сантиметрга җиткән була, ә авырлыгы бер килограммнан артып киткән.
Табиблар сүзләренә караганда, шешне алган вакытта пациентканың репродуктив органнары сакланып калган, теләге булган очракта аның тагын әни булырга мөмкинлеге бар.
Мариянең тернәкләндерү чоры уңышлы узган. Әни һәм бәби үзләрен яхшы хис итә, ә дәваханә табиблары чирне чираттагы җиңүләренә шат.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас