+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 июнь 2022, 09:56

Башкортстан дәваханәләре 1,366 миллиард сумлык медицина җиһазлары алачак

Башкортстанда, беренчел звеноны модернизацияләү программасын тормышка ашыру аркасында, быел 1,366 миллиард сумнан артык суммага 1 536 берәмлек медицина җиһазлары сатып алу планлаштырыла. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның сәламәтл

“Бүгенге көндә 1,282 миллиард сумлык 992 берәмлек җиһаз кайтартылган, шул исәптән авыр җиһазлар да", — дип өстәде министр.
Сүз, аерым алганда, бер компьютер томографиясе, 23 рентген, 15 флюорография аппараты һәм 28 маммограф турында бара.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, авыр җиһазлар дәваханәләргә һәм поликлиникаларга тулысынча кайтарылган инде. Шул ук вакытта аларны файдалануга тапшыру әлегә 54 процент тәшкил итә.
Моннан тыш, шул ук программа буенча 2022 елда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары өчен 85 автомобиль сатып алу планлаштырыла. Хәзерге вакытта дәваханәләргә 33 автомобиль кайтарыллган.
«Бу автомобильләр кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен кулланыла”, — дип ассызыклады Айрат Рәхмәтуллин.

Фото: gtrk.tv

Автор:Ляйсан Якупова
Читайте нас