+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 июнь 2022, 06:55

Башкортстанда быел 3 поликлиника, 2 амбулатория һәм 8 ФАП ачылачак

Республика белән идарә итү үзәгенең чираттагы посты шушы темага багышланган.  

Башкортстанда быел 3 поликлиника, 2 амбулатория һәм 8 ФАП ачылачакБашкортстанда быел 3 поликлиника, 2 амбулатория һәм 8 ФАП ачылачак
Башкортстанда быел 3 поликлиника, 2 амбулатория һәм 8 ФАП ачылачак

“Яңа медицина объектлары кайда барлыкка киләчәк һәм аларда нинди шартлар булачак?
Бу хакта Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалындагы "Сәлам" программасына турыдан-туры кушылып, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин сөйләде.

Шулай итеп, яңа поликлиникалар кайда барлыкка киләчәк:
- Бөре шәһәрендә;
- Уфа шәһәренең Затон бистәсендә;
- Баймак шәһәрендә.

Авыл табиблык амбулаторияләре ачылачак:
- Илеш районының Дөмәй авылында;
- Туймазы районының Иске Туймазы авылында.

Республиканың Стәрлебаш, Зианчура, Авыргазы, Тәтешле, Аскын районнарында быел капиталь ФАПлар ачылачак. Моннан тыш, Башкортстан районнарында модульле 55 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.

Тагын да күбрәк кызыклы һәм файдалы мәгълүмат - видеода.
Яхшы көн телибез!”

Фото: 19.rodina.news

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас