+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 Июня 2022, 10:10

Баймак дәваханәсе хезмәткәрләре балалар приютында булды

Баймак үзәк район дәваханәсенең профсоюз оешмасы «100 яхшы эш» акциясенә кушылды.  

Баймак дәваханәсе хезмәткәрләре балалар приютында булдыБаймак дәваханәсе хезмәткәрләре балалар приютында булды
Баймак дәваханәсе хезмәткәрләре балалар приютында булды

Акция Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе оешуга 100 ел тулуга багышланган. Баймак үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре мәрхәмәтле чарадан читтә калмаска карар кылды. Медиклар Матрай авылындагы социаль приютка килеп китте, анда авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләнә.

Приют Зилаер районында булса да, Баймак районыннан килгән балаларның күбесе биредә. Профсоюз һәр балага чыбыксыз наушниклар, ә иң кечкенә Ярикка конструктор бүләк итте. Приютның үзенә — көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена предметлары.

— Кемдер өчен бу наушниклар гына, ә бу балалар өчен — кечкенә могҗиза, - дип ышана профактивистлар. - Яхшылык, кешелеклелек, риясызлык. Һәр балага көләргә, биергә, җырларга, укырга, дөньяда яшәргә һәм бәхетле булырга мөмкин булган мохит кирәк. Урал аръягында шундый үзәк булуы бик мөһим. Биредә игътибарлы һәм битараф булмаган кешеләр эшли. Алар авыр вакытта ярдәмгә килергә әзер.

«100 яхшы эш» акциясенең төп максаты - хәйриячелек, волонтерлык хәрәкәтен үстерү, профсоюз оешмаларының ирекле башлангычларына ярдәм итү, шулай ук гражданнарның социаль активлыгын арттыру.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас