

Республика дәваханәләрендә 145 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 94 пациент 60 яшьтән өлкән. 25 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
372 кеше амбулатор дәвалана, аларның 118е 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 53 пациент ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 283 475.
COVID-19 соңгы тәүлектә янә бер якташыбызның гомерен өзде. Республикада ковид корбаннары саны 5 717гә җитте. Аларның 4 885е 60 яшьне узган булган.
15 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 32 кеше аннан савыккан.
Covid-19дан вакциналау дәвам итә. 2 844 828 якташыбыз 1нче компонент белән вакциналанган. Ике компонентны да 2 626 309 кеше алган.
Фото: u-f.ru