+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2022, 08:15

ФАПлар калкып торса, авыллар балкып тора!

Соңгы елларда республикабыз авылларында матур күре­неш күзәтелә — яңа, матур, уңайлы, заманча фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Мәсәлән, Чишмә районында үткән елда биш фельд­шер-аку­шерлык пункты ачылган, моңа кадәр җиде ФАП ишекләрен ачкан булган.

ФАПлар калкып торса, авыллар балкып тора!ФАПлар калкып торса, авыллар балкып тора!
ФАПлар калкып торса, авыллар балкып тора!

Игнат авылында яңа пункт 2020 елның 14 октябреннән халыкны кабул итә башлаган. Биредә тәҗрибәле фельдшер Роза Туктарова эшли. Ул 1991 елның 1 апреленнән, 19 яшен­­­нән үк сәламәтлек саклау өлкә­сендә көч сала. Бу авыл пунктында — 15 ел. Моңа ка­дәр Күчем авылы ФАПында эшлә­гән. Игнатка килен булып төшкән Роза Рәис кызы. Ире Уфага йөреп эшли, слесарь. Ике кыз­­­лары инде буй җиткер­гән, өл­кәне — укытучы, ә кечесе әнисе һө­нә­рен сайлаган, медицина колледжын тәмам­лый. Өстә­венә, ашыгыч ярдәм хезмәтендә дә эшли, реабилитологка читтән торып белем дә ала.
Әйтергә кирәк, яңа ФАПта шатланып эшләрлек — барлык уңайлык­лар бар, җиһазлар китерелгән, шартлар тудырылган. Компьютер бар, Интернет үткәрелгән.
— Элекке пункт белән чагыштырсак, җир белән күк арасы инде! — ди Роза Туктарова. — Клубның бер бүлмәсендә эшлә­дек, суны үзебез ташыдык... Ә хәзер шартлар искиткеч. Су, җылылык бар, проце­дуралар, кабул итү, тикшеренү бүл­мәләре аерым җиһазлан­дырылган. Шу­ңа эшләве дә рәхәт. Ә авыл хал­кының ничек сөенгәнен күрсәгез!
Авылда 257 кеше яши. Алар­ның 40ы — балалар. ФАПта аларга беренчел медицина яр­дәме күрсәтелә, барлык тиешле прививкалар ясала, күзәтү алып барыла. Фельд­шер әй­түен­чә, аена бер тапкыр район дәва­ха­нәсеннән педиатр һәм терапевт килә. Ихтыяҗга карап, тар белгеч­ләрне дә чакырып торалар. Яңа туган балаларга патронаж оештырыл­ган, өлкән­нәргә диспансерлау да үткәрелә. Би­ре­­дә онкология авыруларын иртә ачыклау юнәлешендә дә эш алып барыла.
Фельдшер әйтүенчә, бүген халыкны күбрәк кан басымы авырулары борчый. Күпләр укол ясатырга йөри. Фельд­шерның гына көче җитмәгән очракларда кичектергесез ярдәм чакыртыла.
Коронавирус белән бәйле кискен чорны да лаеклы үткән­нәр биредә. Санитар-эпидемиологик кагый­дә­ләрне үтәүгә зур игътибар бүленгән. Әлбәттә, авыручылар булган, күпләр амбулатор дәваланган. Вакциналау оештырылган.
— Киләчәктә мондый куркыныч инфекцияләр килеп чыкмасын иде инде, яңа ФАПта тыныч кы­на, матур итеп эшләргә язсын иде, — ди авыл фельдшеры.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас